Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Мисыр Гарәп Республикасындагы Сәүдә-икътисадый вәкиле Алексей Теванян белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 40дан артык компаниясе катнашты.
Очрашуда товар әйләнешен арттыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар, бөртекле һәм майлы продукция китерүдә зур потенциал бар. Алексей Теванян ассызыклаганча, Мисыр җитештерүне локальләштерүгә йөз тота һәм төрле преференцияләр һәм ташламалар бирә.
РФнең Мисырдагы сәүдә вәкиленең төп тезислары:
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каналына язылырга