Казанда, «Корстон» КСКК, 25-26 март көннәрендә «Аммиак һәм метанол PRO» II Халыкара форумы уза, ул аммиак, метанол һәм аларны эшкәртү продуктларын, шул исәптән минераль ашламаларны җитештерү технологияләренә багышланган. Тантаналы чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Ике көн дәвамында тармак экспертлары табигый газны әзерләү һәм аны кыйммәтлерәк химия продуктларына эшкәртү технологияләре турында фикер алышачаклар. Форумда технологик суверенитетка ирешү, җиһазлар һәм технологияләр өлкәсендә импортны алмаштыру, шулай ук инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кебек газ-химия тармагы алдында торган системалы чакыруларга аерым игътибар бирелде.
— Татарстан – Россиядә табигый газны иң эре кулланучыларның берсе. Без 19 млрд куб.м кулланабыз. Аның гаять зур күләме безнең аммиак, метанол, минераль ашламалар җитештерүче газ химиясе предприятиеләре тарафыннан файдаланыла, – диде Олег Коробченко, катнашучыларны сәламләп. – Бүген биредә җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр, кулланучылар һәм тәэмин итүчеләр җыелды. Сезнең тармак – Россия икътисадының флагманнарының берсе, чөнки табигый газ илдә зур күләмдә чыгарыла. Аны чиста килеш сату гына түгел, ә эшкәртеп, аннары ашламалар, химик компонентлар яки әзер продукция рәвешендә сатарга кирәк.