Татарстан Вьетнамга экспорт җибәрүне киңәйтү белән кызыксына

2025 елның 21 марты, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе  эш визиты белән Вьетнамда, Ханойда. Аның составына Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.

Делегация «Татарстан-Ханой» түгәрәк өстәле утырышында катнашты.
Вьетнам – Көньяк-Көнчыгыш Азиянең тиз үсә торган икътисадларының берсе. ИТ-сектор, микроэлектроника җитештерү тиз темплар белән үсә, илдә сирәк элементларның зур запаслары бар.

«Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре киң колачлы стратегик партнерлык характерында. Узган елның октябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә узган XVI БРИКС саммиты бу юлда мөһим вакыйга булды. Бу халыкара форумда Вьетнам Социалистик Республикасы Премьер-министры Фам Минь Тиняны кабул итү безнең өчен зур хөрмәт булды», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия һәм Вьетнамның товар әйләнеше чиреккә арткан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан белән Вьетнамның үзара мөнәсәбәтләр үсешенең үз тарихы бар – сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Вьетнам базары «КАМАЗ» өчен стратегик мөһим эшчәнлек юнәлеше булып тора, Казан вертолет заводы линиясе буенча, шулай ук нефть химиясе өлешендә хезмәттәшлек җайга салынган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,  Татарстан Вьетнамга нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен, шул исәптән автомобильләр, вертолетлар һәм суднолар, автомобиль шиннарын һәм компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазларын экспортка чыгаруны киңәйтү белән кызыксына.
Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International