Олег Коробченко ТР Сәнәгать кластерының тармак комитетлары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко җитәкчелегендә республиканың Сәнәгать кластерының тармак комитетлары утырышы узды.

– Татарстанның сәнәгать кластеры – предприятиеләр, тармак министрлыклары, профильле институтлар һәм көллиятләр белән берлектә җитештерү күләмен арттыру, үзкыйммәтне киметү, сыйфатны яхшырту, экспортка чыгу нәтиҗәләренә ирешүнең яхшы мисалы ул, – диде республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

Проект офисы җитәкчесе, ТР сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров 2024 елда эшләү турында хәбәр итте.

– Кластерда Россиянең 43 субъектыннан һәм 11 илдән 946 оешма катнаша. Бүгенгә проект офисында 1,5 меңнән артык бурыч бар, ел башыннан сәнәгать предприятиеләре үсешен тоткарлаучы 2,5 меңнән артык тәнкыйди бурыч һәм гомуми суммасы 353 млрд.сумлык 194 өстенлекле проект хәл ителгән. Ташламалы финансларның федераль субсидияләрен җәлеп итүгә 16,8 млрд.сумлык 55 гариза әзерләнде, –  дип хәбәр итте ул.

Киңәшмәдә «Сәнәгать һәм индустриаль парклар, МИЗ, ТОР резидентларына ярдәм итү системасын үстерү» тармак комитеты җитәкчесе, «Мастер» КИП гендиректоры Фәрит Закиров Татарстан делегациясенең рәсми визиты кысаларында Кытай Халык Республикасының Гуандун һәм Нанкин провинцияләренең индустриаль паркларында идарәче компанияләрнең стажировкасын оештырырга тәкъдим итте.

«Станкостроение» тармак комитеты җитәкчесе  Әдел Хаҗиев үзебезнең станокларны һәм инструментларны алга этәрүнең Бердәм үзәген булдыру турында сөйләде. 2025 елның гыйнварында үзебезнең станокларны һәм инструментларны алга этәрүнең Бердәм үзәге булдырылды, аның бурычларына ПК предприятиеләре хисабына сату базарларын киңәйтү, шулай ук киң күргәзмә-экспорт эшчәнлеге керә.

Киңәшмәдә шулай ук түбәндәгеләр дә чыгыш ясады:

·      «ЭЙ АР Сервис» директоры Илнур Дәүләтшин – энергетика машина төзелеше предприятиеләре продукциясен алга этәрүнең Бердәм үзәген булдыру турында;

·      «Идея» ИПТ генераль директоры Диас Сафин – республикада автомобиль төзелеше өчен Россия компонентлар базасын эшләү буенча фәнни-тикшеренү үзәге төзү турындагы килешүне гамәлгә ашыру турында;

·      «ЭНЭЛТ төркеме» генераль директоры Алексей Кремер – Саха Республикасы (Якутия) Хөкүмәте һәм «Энергетика» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе аша продукцияне алга җибәрүдә ярдәм итү турында.

Моннан тыш, Татарстан сәнәгать кластеры һәм «Кулланучылар базарын үстерү. Ритейл» һәм «Фармацевтика һәм медицина сәнәгате» тармак комитетлары арасында тармак комитеты составына керүче предприятиеләрнең нәтиҗәле механизмнарын эшләүдә һәм эшчәнлеген координацияләүдә якларның үзара хезмәттәшлеге турында килешүләр имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International