Республиканың 22 предприятиесе быел хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чараларына кереште инде

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

19 мартта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы катнашындагы уртак күчмә утырышында «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чарада  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

Утырыш  «Зарница» җитештерү берләшмәсе территориясендә узды. Ул башланыр алдыннан катнашучылар компания продукциясе белән таныштылар.

«Зарница» – Казанда теләсә нинди белгечлек өчен югары технологияле укыту җиһазлары җитештерүче. Компания эшчәнлекнең барлык юнәлешләре өчен укыту җиһазларын эшләү һәм җитештерү өлкәсендә алдынгы урыннарда тора, 5 меңнән артык төр продукция җитештерә.

ТР Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров катнашучыларга  «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектының шартлары һәм мөмкинлекләре турында, аның төп максаты катнашучы предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген 5% ка арттыруны тәэмин итү турында сөйләде.

Билгеләп үтик, ел башыннан федераль проектка эшләр башланган 22 предприятие кергән. Шул ук вакытта республиканың 900 предприятиесен колачлау мөмкинлеге бар.

2025 елда Татарстанда проектны гамәлгә ашыруга 120,9 млн.сум күләмендә финанслар бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 95,5 млн.сум.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты 2019-2024 елларда гамәлгә ашырылган шул ук исемдәге илкүләм проектның мантыйкый дәвамы булып тора. Бу чорда икътисадның чимал булмаган тармакларының 264 предприятиесе катнашып, сакчыл җитештерү инструментларына биш меңгә якын хезмәткәр өйрәтелгән. Шул ук вакытта Татарстан проект дәвамында Россиянең алдынгы субъектлары бишлегендә позицияләрен саклап калды.

Предприятиеләрне федераль проектта катнашырга чакырабыз. Гаризаны производительность.рф ИТ-платформасында бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International