Ел саен үткәрелә торган Татарстан энергетика форумының статусы халыкара дәрәҗәгә күтәрелде!

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко Казан  «ЭНЕРГОПРОМ» халыкара энергетика форумын уздыру турындагы матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Ул 2 апрельдән 4 апрельгә кадәр Казан Экспо территориясендә  Россия Энергетика министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы, шулай ук партнер компанияләр – Новиком банкы, Татэнерго, Татнефть, СКАТ, Энергоразвитие, Промэнерго һәм башкалар ярдәмендә узачак.

— Эшлекле программа 22 чараны үз эченә ала. Россия энергетика министры Сергей Цивилев һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, без БДБ илләренең энергетика министрларын да көтәбез,- дип хәбәр итте Олег Коробченко.

Форумда шулай ук  «KazanEnergyExpo» махсуслаштырылган энергетика күргәзмәсе оештырылачак. Гомуми мәйданы 10 мең кв.м тәшкил итәчәк. Үзләренең катнашуларын расладылар:

·       Татарстаннан 41 предприятие,

·       Россиянең 17 төбәгеннән 36 компания (26 шәһәр, шуларның 2се федераль әһәмияттәге шәһәрләр);

·       3 чит ил компаниясе.

«Моннан тыш, Җиңүнең 80 еллыгына һәм аның казанышларына энергетика тармагы вәкилләренең керткән өлешенә багышланган «ДВАЖДЫ ПОБЕДИТЕЛИ» күргәзмәсе оештырылачак. Республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Милли музее, республиканың эре энергетика компанияләре, Казан дәүләт энергетика университеты катнашында коллектив экспозиция әзерләнә. Шулай ук әзерлек эшләренә Россия Энергетика министрлыгы һәм БДБ Электр энергетика советы башкарма комитеты  кушылды – архив документлары һәм музейлардан экспонатлар тәкъдим ителәчәк», – диде ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

Чараның тулы программасы белән рәсми сайтта танышырга була. Форумга 28 мартка кадәр сылтама аша теркәләсе.

#форум #энергетика #энергопром

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International