ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Көньяк Африка Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Петр Павленко белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 50 гә якын компаниясе катнашты.
Көньяк Африка Республикасында РФ сәүдә вәкиленең төп тезислары:
— Көньяк Африка Республикасында бизнес гади түгел, әмма бу бизнес кагыйдәләр буенча гамәлгә ашырыла торган урын, – диде Петр Павленко.
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.