«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кырларында Россия-Әфганстан бизнес-форумы узды. Спикерларның берсе Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко булды.
Чарада Россия-Әфганстан эшлекле хезмәттәшлеге үсеше перспективалары, Россия белән Әфганстан арасындагы икътисадый хезмәттәшлекне стратегик күзаллау һәм аңа ярдәм итү, Әфганстан икътисадының актуаль торышы һәм башкалар турында сөйләштеләр.
Олег Коробченко Россиянең Әфганстан белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрен үстерүдә Татарстанның роле турында сөйләде.
- Әфганстан делегациясе безнең форумда өченче тапкыр катнаша. Ирешелгән килешүләр, сөйләшүләр нигезендә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән беренче бизнес-форум уздырабыз. Күп эш башкарылган, әмма тагын да күбрәк эшлисе бар, – диде министр.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин республика Рәисе Рөстәм Миңнехановны ислам дөньясы белән эшләү өчен җаваплы итеп билгеләде (Татарстан Республикасы Рәисе «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли). Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән регионнарының берсе һәм хезмәттәшлек өчен ачык. Бу җәһәттән нәкъ менә Татарстан Россия базарына чыгу өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.
Мондый чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.