«Идел-Янцзы» төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышы алдыннан Казанга Сычуань провинциясеннән делегация килде. Анда чит ил эшләре канцеляриясе вәкилләре керде. Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында делегация белән очрашуны министр урынбасары Герман Лернер уздырды.
– Быел без Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Сычуань провинциясе Халык Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалануның ун еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук Татарстан Республикасы белән Сычуань провинциясе арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турындагы килешү дә гамәлдә, шуңа күрә без регионнарыбыз арасындагы дуслыкны бик кадерлибез, – дип ассызыклады Герман Лернер. – Татарстан предприятиеләре Кытай компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә, төрле тармакларда күпсанлы уртак проектлар гамәлгә ашырылды, «Алабуга» МИЗ территориясендә яңа логистика комплексы эшли, ул контейнер поездларын Кытайга кабул итә һәм кире җибәрә. Сезнең визит Татарстан Республикасы белән Сычуань провинциясе арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне тирәнәйтергә ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Сычуань – КХРның 83 миллионнан артык халкы булган иң эре, сәнәгый яктан үскән провинцияләренең берсе. Яклар сәнәгатьнең төрле тармакларында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.