Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан беренче тапкыр «Күктә үлемсез полк» Бөтенроссия акциясен уздырды. Россиянең Ерак Көнчыгыштан алып Ерак Төньякка кадәр төрле почмакларында күккә Бөек Ватан сугышы очучыларының портретлары төшерелгән вертолетлар күтәрелде.
Акциядә 15 машинада пилотлар катнашты – унике Ми-8, ике Ми-38 һәм бер Ми-26 (дөньяда иң зур вертолет). Аларның бортларында күккә сугыш елларының 26 герое яңадан күтәрелде. Акция Казанда, Магаданда, Улан-Удэда, Архангельскида, Нарьян-Марда, шулай ук Мәскәү астында, Приморье краенда һәм Ханты-Манси автоном округында узды.
Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан вертолет заводы җитештергән Ми-8 вертолетында очышта Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның улы катнашты. 1945 елның февралендә аның җитәкчелегендәге 10 совет хәрби әсирләреннән торган төркем Пенемюнде полигоны янындагы лагерьдан кача һәм Heinkel He 111 немец бомбардировщигын басып ала. Мондый машинада беркайчан да очмаган Девятаев самолетны һавага күтәрә һәм совет позицияләренә кадәр оча ала.