20 майда Татарстанга губернатор Алексей Русских җитәкчелегендәге Ульяновск өлкәсе делегациясе визиты уза. Бүген Чаллыда ул республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Марина Алексеева һәм Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.
Төбәкара хезмәттәшлек, сәнәгать кооперациясе өлкәсендә төбәкләрнең машина төзелеше предприятиеләре арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Ульяновск өлкәсенең 20 предприятиесе «КАМАЗ» ГАҖ Тәэмин итүче көнендә катнашты. ДААЗ производствосын модернизацияләү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды. Планда асылма төеннәрне һәм җиңел машиналар өчен шассины да кертеп, чыгарыла торган продукция номенклатурасын киңәйтү. Исегезгә төшерәбез, КАМАЗ Димитровградта «Мастер» ДИП индустриаль паркын булдыру һәм үстерү буенча уртак проект алып бара.
- Ульяновск өлкәсе безнең иң якын күршеләребезнең берсе, шуңа күрә без үзебезнең төбәкләр һәм сәнәгатьчеләр арасындагы күптәнге ныклы дуслык белән горурлана алабыз. Татарстан җитештерүчеләре Ульяновск өлкәсе базарына йөк автомобильләре (шул исәптән тракторлар), химик чимал һәм ягулык җибәрәләр. Ульяновск өлкәсе исә Татарстан компанияләре ихтыяҗлары өчен запас частьләр һәм ярдәмче материаллар белән тәэмин итә. Мисал өчен, КАМАЗ Ульяновск өлкәсенең 29 тәэмин итүчесе белән хезмәттәшлек итә. Безнең төбәкләр сәүдә-икътисадый хезмәттәшлектә зур потенциалга ия, - дип билгеләде Олег Коробченко.
Алексей Русских җитәкчелегендәге Делегация Олег Коробченко белән бергә КАМАЗда, аның Инновацион үзәгендә, Фәнни-техник үзәгендә, «КАМА Дизель» заводында, «Мастер» КИП, «РариТЭК холдинг»та булдылар. Ә кичә Чистайның «Бетар» һәм «Яңа технологияләр» заводлары каралды.
КАМАЗда кунакларга К5 буынының өр-яңа йөк машиналарын, Атлант карьер самосвалларын һәм автобусны күрсәттеләр. Ульяновчыларның К5 буыны йөк машиналарының йөреш сыйфатларын һәм аларның автомобильләр тест-драйвы барышында уңайлылыгын шәхсән бәяләү мөмкинлеге бар иде.
«КАМА ДИЗЕЛЬ» компаниясе аз һәм урта тоннажлы автомобиль өчен дизель двигательләре һәм автокомпонентлар җитештерү,
авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм сәнәгать техникасы белән таныштырды.
«Мастер» КИП делегациясе тормоз системалары, шул исәптән йөк автомобильләре, автобуслар һәм тагылмалар өчен АБС җитештерүдә махсуслашкан «ВБК Восток»та булды. Шулай ук «Стис-Набережные Челны» пыяла пакетлары җитештерү предприятиесе каралды.
«РариТЭК Холдинг» табигый газда (компримировкаланган/сыекландырылган) автотехника җитештерүне күрсәтте.
«БЕТАР» ПКФ җитештерү комплексында җитештерелә торган продукция ассортименты белән таныштырдылар, бу – 40тан артык төр, алар арасында су, газ, электр, җылылык счетчиклары һәм комплектлау детальләре бар. Моннан тыш, БЕТАРда үз эшләнмәләре – «Акыллы йорт» энергия ресурсларын комплекслы исәпкә алуның автоматлаштырылган системасы турында да сөйләделәр.
«Яңа технологияләр» нефть чыгару өчен чумдыру җайланмаларын эшләү, җитештерү, сату һәм аларга сервис хезмәте күрсәтү өлкәсендә үз казанышларын күрсәтте.
Визит барышында хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм үзара тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
– «КАМАЗ» ГАҖ Тәэмин итүче көне һәм Чаллы һәм Чистай предприятиеләренә бару йомгаклары буенча Татарстан Республикасы предприятиеләре белән 40 тан артык яңа кооперация чылбыры билгеләнде, – дип йомгаклады Алексей Русских.