Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашуда әйтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Малайзия дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Малайзия белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Үзара товар әйләнеше үсеше күзәтелә, авыл хуҗалыгында, нефть-газ һәм нефть химиясе өлкәсендә, ИТ-технологияләрдә һәм башка юнәлешләрдә багланышлар үсә.
– Безнең республика – Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Шулай ук без хәләл индустриясен үстерү өлкәсендә дә зур эш алып барабыз. Бу да безнең хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр. Безгә Малайзиядән коллегаларыбыз зур ярдәм күрсәтә. Без сездән өйрәнәбез, иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерәбез, – диде республика Рәисе.
Үз чиратында, Әнвәр Ибраһим Татарстанга чакырулары өчен рәхмәт белдерде.
- Кичә Владимир Путин белән әңгәмә вакытында мин, һичшиксез, Татарстан Республикасына барырга тиешмен, дидем. Безнең белән бик зур делегация килде. Без командам белән сәүдә-икътисадый мәсьәләләр, ислам банкингын кертү, хәләл индустриясен үстерү турында фикер алышырга әзер. Минемчә, Татарстанның потенциалы, тәкъдимнәре бик күп. Без эшләргә һәм элемтәләребезне үстерергә әзер, – диде ул.