ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Идел - Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышын һәм «Идел - Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумын әзерләү буенча киңәшмә үткәрде, алар 20 майдан 25 майга кадәр узачак. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Идел-Янцзы» - Идел буе федераль округы регионнары һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымы арасында хезмәттәшлекне үстерүнең уникаль форматы, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Кытай белән уңышлы хезмәттәшлек итә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 3,3 млрд.доллар тәшкил иткән, Кытай провинцияләре белән берничә килешү һәм муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә килешүләр имзаланган. Берничә эре уртак проект гамәлгә ашырыла.
Утырыш көннәрендә Казанда Россиянең 14 һәм Кытайның 6 төбәге (Аньхой, Цзянси, Хубэй, Хунань, Сычуань, үзәк буйсынудагы Чунцин шәһәре) җитәкчеләре җыелачак. Кытай делегациясен КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин җитәкләячәк. Россияне – Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров. Татарстанда беренче тапкыр уздырыла торган чараларга әзерлек буенча республика оештыру комитеты төзелде.