Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. Очрашуда республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасарыРодион Карпов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. Очрашуда республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасарыРодион Карпов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия ислам цивилизациясе дәүләтләрен күпкырлы дөнья төзелеше, халыкара иминлек, тотрыклылык, икътисадый проблемаларны хәл итү эшендә үзенең ышанычлы партнеры итеп карый. Моңа ачык мисал – ислам дөньясының БРИКСны киңәйтүдә катнашуы.
Татарстанның Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән товар әйләнеше 8 млрд.долларга җитте, бу җитди үсеш күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика – Россиядә ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау регионы. Моннан тыш, төбәктә хәләл яшәү рәвешен үстерү өлкәсендә зур эш алып барыла.
Хөсәен Ибраһим Таха кунакчыллык күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
«Безне ныклы дуслык бәйли. Сез һәм сезнең команда – югары профессионализм үрнәге, – диде ул. – Дөнья гади түгел, без аның чакыруларына ничек җавап бирергә икәнен һәрвакытта да белеп бетермибез. Әмма безнең илләрнең бергә калуы – бу мөһим. Бу теләсә нинди проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Без бергәләп чакыруларга каршы торырга, тынычлыкны, иминлекне һәм кыйммәтләребезне сакларга тиеш».
Казанга визиты кысаларында Хөсәен Ибраһим Таха шулай ук республиканың икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы белән дә танышты.