Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мәңгелек ут кабыздылар

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына 130 дан артык мемориалны табигый газга күчерү буенча «Җиңү утын саклыйбыз» дигән киң колачлы Бөтенроссия акциясе башланды. 22 февральдән башлап атна саен Мәңгелек утларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру үткәрелә.

Акциянең төп вакыйгасы бүген булды – бер үк вакытта бөтен Россия буенча 80 Мәңгелек ут кабызылды. Татарстанда тантана Тукай районының Новый поселогында реконструкцияләнгән мемориаль комплекста узды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Видеоэлемтә аша акциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Энергетика министры  Сергей Цивилев, «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Сергей Хомяков һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ, «Газпром газификация» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов мөрәҗәгать итте.

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 700 мең татарстанлы киткән, аларның яртысы өйләренә әйләнеп кайтмаган. 353 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Ул ассызыклаганча, республика Җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да зур өлеш кертте. Сугыш башланганнан бирле Татарстан предприятиеләре, авыл халкы хәрби заказларны үтәү, фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итү эшенә актив кушыла. Татарстан башкаласы Казан, шулай ук Зеленодольск «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән горур исем йөртә.

Татарстан территориясендә ел әйләнәсе эшләүче барлыгы 53 Мәңгелек ут бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International