Табигый газны җибәрү тантанасы Биектау районының Эстачи бистәсендәге яңа микрорайонда узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим белән очрашты. Очрашуда республика Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Татарстаннан 120 дән артык делегат пилотсыз авиасистемаларны үстерү буенча халыкара форумда катнаша. Ул 7 августтан 17 августка кадәр Мәскәүдә уза. Республикадан тармак министрлыклары, ТР Фәннәр академиясе, БАС фәнни-җитештерү үзәге, эксплуатант компанияләр, пилотсыз авиасистемаларга хезмәт күрсәтүгә заказ бирүчеләр, шулай ук югары уку йортлары һәм мәктәпләр вәкилләре катнаша.
Тышкы сәүдә үзәге Россия предприятиеләренә тышкы сәүдә эшчәнлеген үстерүдә ярдәм итә.
11 августка кадәр яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне озата бару Бөтенроссия программасы буенча стажировкаларның «ГосСтарт.Стажировки» федераль этабына теркәү бара.
18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә федераль дәүләт органнарында стажировкалар тәкъдим ителә.
Предприятиеләргә ничек әзерләнергә:
1. Оешма яисә шәхси эшкуарлык предприятиесе җитәкчесенә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза рәсмиләштерегез. Электрон имза сертификатын Россия Федераль салым хезмәтенең таныклык бирү үзәгендә алырга мөмкин.
Александр Рыбас белән онлайн-очрашу 6 августта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә узды. «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» Министрлыкның телеграм-каналында туры эфирда трансляцияләнде.
Россия экспорт үзәгенең «Минем экспорт» дәүләт платформасындагы хезмәтләрнең бердәм каталогы импортерларга актуаль мәгълүмат һәм үз бизнесларын үстерү өчен киң мөмкинлекләр бирә торган технологик, уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык ресурска әйләнде.
Республика делегациясе бу көннәрдә эш визиты белән Әфганстанда. 5 августта ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россиянең Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Жирнов белән очрашты. Моннан тыш, министр Татарстан предприятиеләре вәкилләре белән бергә Әфганстан Премьер-министры урынбасары Абдул Гани Барадар белән хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар.
«КАМЭНЕРГОМАШ» ҖЧҖендә җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча сынау проекты уңышлы төгәлләнде. Ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында прессформалар өчен блоклар әзерләү агымында гамәлгә ашырылган.