22 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Үзбәкстан Республикасының II советы кысаларында Россия-үзбәк һәм үзбәк-Россия эшлекле советлары утырышы узды. ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта тышкы сәүдә әйләнешенең нигезен Татарстаннан экспорт тәшкил итә – ягулык, җир өсте транспорты чаралары, төрле азык-төлек продуктлары һәм башкалар. Хезмәттәшлекне үстерүдә 1992 елда Үзбәкстанда төзелгән Татарстан вәкиллеге һәм 2018 елда Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы зур ярдәм күрсәтә.
– Бүген Үзбәкстан партнерлары белән берлектә нефть-газ химиясе, энергетика, машина төзелеше, медицина һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек алып барыла. Шулай ук Үзбәкстанда Татарстан предприятиеләре производстволары урнашкан, – диде Олег Коробченко. – Бездә махсус икътисадый зоналар һәм технопарклар эшли, алар үз категорияләрендә алдынгы урыннарда торалар.
Искәртәбез, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен 2022 елда Ташкент өлкәсендә беренче «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы ачылды. 2023 елда – Джизак өлкәсендә «Джизак». Бүгенгә «Чирчик» 100% ка тулган. Мәйданчыкның резидентлары төрле илләрдән иң эре предприятиеләр. Хәзерге вакытта җитештерелә торган продукциянең яртысыннан артыгы экспортка чыгарыла. Керем 4 тапкырга диярлек арткан.
Шулай ук тагын ике проект – Бохара һәм Навои сәнәгатен үстерү комплекслары төзелеше төгәлләнә.
Шуны да өстәп әйтик, әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.