- Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия Федерациясе Таможня хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сезнең эшчәнлегегез дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда, илнең иминлеген ныгытуда, халыкара сәүдә һәм Татарстан икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный.
Хәзерге заман таләпләре яңа алымнар, оператив, көйле эш таләп итә. Татарстан таможня хезмәткәрләре катлаулы бурычларны лаеклы үтиләр, югары профессионализм һәм җаваплылык күрсәтәләр.
Хезмәт ветераннарына бурычка тугрылыклы булулары, хезмәттәшләрегезгә тапшырган бәяләп бетергесез тәҗрибәләре һәм эшкә бирелгәнлекләре өчен аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең белемегез – яшь белгечләрнең киләчәктә дә компетенцияләрен үстерү өчен ныклы нигез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм Татарстан, бөтен Россия иминлеге өчен киләчәктә дә уңышлар телим!