2025 елда җәлеп ителгән дәүләт ярдәме акчалары инде 92 млрд.сумнан артып киткән

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Бу хакта Түбән Кама нефтехимда узган ТР Дәүләт Советы Президиумының «Санкцион чикләүләр шартларында ТР предприятиеләренә ярдәм чаралары турында»гы күчмә утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте. Аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы тезисларыннан иң мөһиме:

Министрлык технологик лидерлыкның 7 илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша - аларга 23 федераль проект керә.

Узган ел «Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү фонды» 10 проект өчен конструкторлык документациясенә грант ярдәме күрсәткән. Бу максатларга 504 млн.сум акча бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта федераль акчаларның күбесе «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары» илкүләм проекты кысаларында җәлеп ителгән. Аның төп максаты – югары технологияле җиһазлар, станоклар өлкәсендә технологик бәйсезлекне тәэмин итү, шулай ук роботлаштыру дәрәҗәсен күтәрү.

Сәнәгать робототехникасын үстерү федераль проекты 12 чараны үз эченә ала, анда безнең компанияләр турыдан-туры яки үсеш институтлары аша катнаша ала.

2025 елда дәүләт ярдәменең җәлеп ителгән акчалары 92 млрд.сумнан артып китте, шуларның 85 млрд.сумы – субсидияләр, 7,5 млрд.сумы – Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы займнары.

2024 һәм 2025 елларда СҮФ акчалары ярдәмендә предприятиеләр КАМАЗның рәттәге двигательләрен җитештерү, «КАМА ДИЗЕЛЬ» компаниясе тарафыннан автомобиль двигательләре өчен тезлекле вал һәм тавышны сүндергечләр җитештерүне локальләштерү, И.Карпов ис. химия заводы тарафыннан тоз кислотасы һәм башкаларны җитештерү.

Функцияләрен Инвестиция-венчур фонды башкара торган Татарстан Республикасының сәнәгатьне үстерү төбәк фонды тарафыннан 3,5 млрд сумлык 27 проект финансланган.

2024 һәм 2025 еллардагы заемнар нәтиҗәсендә Инкомсистема югары технологияле җиһазлар җитештерүне киңәйтте, ПОЛИМАТИЗ композит материаллар җитештерүне арттырды һәм сулый торган пленка ясауны үзләштерде, ә Казаньсельмаш авыл хуҗалыгы сиптергечләрен җитештерүне арттырды.

Ярты ел эчендә 300 гә якын компания Россия экспорт үзәгенең ярдәмен алды. Хупланган экспорт күләме 191 млн.доллардан артып китте.

Шул исәптән, әлеге чаралар нәтиҗәсендә быелның 8 аенда ИПП ярдәм 111% тәшкил итә.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International