Олег Коробченко Россия кластерлары эшлекле берләшмәсенең күзәтчелек советын җитәкләде

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

23 октябрьдә Россия кластерларының эшлекле берләшмәсе утырышында Күзәтчелек советы рәисен сайладылар. Ул Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры, Күзәтчелек советы әгъзасы Олег Коробченко булды. Аның кандидатурасын Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев тәкъдим итте.  Карар бертавыштан кабул ителде.

Берләшмәдә 1500дән артык катнашучы бар – бу Россиянең 20дән артык төбәгеннән кластерлар, РФнең 59 субъектыннан, 16 илдән предприятиеләр, шулай ук 23 тармак комитетыннан торган хакимият органнары, федераль ярдәм һәм фән структуралары вәкилләре.

Структура кластерлар, предприятиеләр арасында кооперацияне үстерә, ташламалы финанслауны, субсидияләүне җәлеп итүдә, производстволар ачуда, продукцияне эре корпорацияләргә, регионнарга һәм дус илләргә чыгаруда ярдәм күрсәтә.

Күзәтчелек советына тармак министрлары керә. Утырышта Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Башкортстаннан, Хакасиядән, Курган, Свердловск, Самара өлкәләреннән, Хабаровск краеннан икътисадый үсеш, сәнәгать министрлыклары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Россия кластерлары эшлекле берләшмәсенең «Станкостроение» тармак комитеты җитәкчесе Гадел Хаҗиев һәм үзебезнең станокларны һәм инструментларны эшләтеп җибәрү үзәге җитәкчесе Владимир Грицай хәбәр иткәнчә, бүген аларның тармак берләшмәсе Россиядә иң эреләрдән санала һәм анда 370тән артык кеше катнаша. Ел башыннан 5 млрд сумлык җиһазлар китерүгә заказлар алынган.

- Кластер моделе, ягъни дәүләт, бизнес һәм фәннең уртак эше, сәнәгатьнең тизрәк үсүенә, яңа проектларны эшләтеп җибәрүгә ярдәм итә. Татарстанда шундый эш алып барып, без яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Узган ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 105% тан артып киткән, төяп җибәрү – 5,6 трлн.сум. Предприятиеләр 110 млрд.сумга якын федераль финанслау алды. Республика сәнәгать өлкәсендә төбәкләрнең нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора. Быел, хәзерге вакытта, сәнәгать җитештерүе индексы 111% тәшкил итә. Федераль ярдәм чараларын җәлеп итүдә дә арту бар – без инде 92 млрд.сумнан артык акча алдык, – диде министр, бу нәтиҗәләрдә республиканың сәнәгать кластеры һәм берләшмәнең ролен билгеләп.

Мисал итеп ул ПИТОН һәм ТЕХНИКС компанияләрен китерде. Берләшү ярдәмендә беренчесе керемне 8 тапкырга диярлек арттырган, икенчесе – 18 тапкырга.

– Безгә кооперацияне, үзара инвестицияләрне һәм поставкаларны үстерүдә көчебезне берләштерергә кирәк дип саныйм. Сезгә союздаш булырга һәм предприятиеләрегезне берләшмәнең тармак комитетлары эшенә кушылырга чакырырга тәкъдим итәм. Безнең компанияләр кооперациясенә ярдәм итәргә кирәк, алар яңа продуктлар булдыра, предприятиеләр көчлерәк һәм бөтен тармакларны хәрәкәтләндерә, – дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Олег Коробченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International