«Машина детальләре компаниясе» Чаллыда механик эшкәртү участогын автоматлаштырган. Бу асылмалар һәм йөк автомобильләренең тормоз системалары өчен запас частьләр һәм тагылма техника җитештерү куәтләрен 3,5 тапкырга арттырырга мөмкинлек биргән – ел саен 38 мең әйбергә кадәр.
Инвестицияләр күләме – 150 млн.сум. Шулардан «Үсеш проектлары» уртак программасы буенча ташламалы займ рәвешендә 96,3 млн.сумны – Сәнәгатьне үстерү фонды, 10,7 млн сумны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды биргән.
Яңартылган җитештерү куәтләре ел саен КАМАЗ автомобильләре өчен 6,7 мең балансир башмагын җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, проект куәтенә чыкканнан соң, КАМАЗ автомобильләре, НЕФАЗ тагылма техникасы, «Тонар» һәм L1 өчен билгеләнгән 15,3 мең тормоз барабаны, 8 меңгә кадәр тәгәрмәч, 4,9 меңгә кадәр арткы һәм 900гә кадәр алгы тәгәрмәч чыгару планлаштырыла.
Предприятие мәгълүматлары буенча, Россия базарында асылмалар һәм тормоз системалары өчен запас частьләр өлеше якынча 50% тәшкил итә. Җитештерүне арттыру нәтиҗәсендә «КМД НЧ» икенчел базарда үз өлешен тиешле сегментта 5% тан 19% ка кадәр арттырырга, импортны өлешчә алмаштырырга планлаштыра.