«ИННОПРОМ – 2024» кырында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашында Россия Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы нәтиҗәләренең презентациясе узды.
Күргәзмә кырларында беренче тапкыр Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов рәислегендә импортны алыштыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы сәнәгать һәм нефть-газ химиясе продукциясендә импортны алыштыру буенча Координация советының берләштерелгән утырышы узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Иннопром – 2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм «Рикофлот» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды.
8-11 июльдә Екатеринбургта «Иннопром – 2024» халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. Күргәзмә чараларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша. Аның составына Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар керде.
8 июльдә Екатеринбургта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашуы булды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Татарстан алтынчы ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыра, куелган максатларны үтәүнең югары планкасын хуплый, лидер-төбәкләр исемлегенә керә.
5 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко КНИТУ-КАИ фәнни-җитештерү мәйданчыкларында булды, анда «Композитлар технологиясе» махсуслаштырылган компетенция үзәге» фәнни-тикшеренү лабораториясенең техник мөмкинлекләре белән танышты. Шулай ук мәйданчыкка Казан авиазаводы һәм Казанда «УЗГА» АҖ баш һәм әйдәп баручы инженер-технологлары да килде.
4 июльдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булып узды.
4 июльдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Кыргыз Республикасы Президентының Баткен өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Тимур Мадяров белән очрашты.
3 июльдә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында «Дорхан» компаниясенең яңа инвестицион проектларына старт бирелде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дорхан» концернына нигез салучы, оештыручы Александр Ханин катнашты.