Дмитрий Гуськов: «Без предприятиеләребезнең уңышлары белән горурланабыз, аларның төп хәрәкәт итүче көче – эшләүче яшьләр!»

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Әлмәттә эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең икенче зона туры узды.

«Быел Татарстан сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге буенча илдә иң яхшысы дип танылды! Без предприятиеләребезнең уңышлары белән горурланабыз, аларның төп хәрәкәт итүче көче – эшләүче яшьләр! – диде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов, катнашучыларны тантаналы ачылышта сәламләп. – Республикабыз лидеры җитәкчелегендә бердәм эш, буыннар алмашынуы һәм актив яшьләр Татарстанны динамикалы үстерергә мөмкинлек бирә».

Икенче зона этабында Татнефть, «Шешмайол» ИК, «Система Сервис» ИК, ТМС групп һәм ТАНЕКО кебек сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Алар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә көч сынаштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу сезонда фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International