ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

13 июньдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «2024 елның 5 аенда Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында» дигән темага матбугат конференциясе узды. Спикерлар булып Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖнең Урта Идел филиалы директоры Булат Газизуллин, «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ сыекландырылган газ үсеше буенча генераль директоры урынбасары Ирек Җамалиев һәм «РариТЭК Инжиниринг» ҖЧҖ коммерция директоры Рамил Ишмаев чыгыш ясады.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

11 июньдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында тантаналы рәвештә кечкенә ракета корабы суга төшерелде, аңа Россия Хәрби-Диңгез флоты баш җитәкчесенең боерыгы белән «Ставрополь» исеме бирелгән. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

«Елның яшь сәнәгатьчесе» Бөтенроссия премиясе сайтында ачык халык тавыш бирүе башланды.


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе 5-7 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнаша. Аның составына Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да кертелде.


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе эш визиты белән Ульяновск өлкәсендә. Аның составына шулай ук Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.

3 июньдә «Иннополис» мәгълүмат эшкәртү үзәген ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясенең генераль директоры  Алексей Лихачев  (видеоэлемтә буенча), республиканың сәнәгать һәм сәүдә вице-премьер-министры  Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

3 июньдә Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Инвестиция советы утырышы узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең 75 субъектыннан премиягә килгән 650 гаризаның беренче сайлап алу этабынан соң 45 төбәктән проектлар иң яхшы йөзлеккә керде.


29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Әлмәттә һәм Чаллыда Татарстанның хезмәт базары мәсьәләләре буенча эре предприятиеләр вәкилләре белән киңәшмә узды. Анда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республика прокуроры урынбасары Александр Чеховская, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, районнар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.


28
май, 2024 ел
сишәмбе

28 май Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Төп мәсьәлә – аларның 2024 елның I кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм алга таба үсеш бурычлары. Киңәшмәдә  ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International