«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында «Ел инженеры» VI республика конкурсы башлануы турында матбугат конференциясе узды. Спикерлар булып Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман, узган елларның ике җиңүчесе – «Ферри Ватт» генераль директоры Ярослав Желонкин һәм «НЕОВЭЛЛ» эшләнмәләре бүлеге җитәкчесе Глеб Масленников булды.
Конкурс инженер хезмәткәрләре хезмәтенең җәлеп итүчәнлеген һәм һөнәри осталыгын арттыруга һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуны тәэмин итүгә, Татарстанның иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен бүләкләүгә һәм таратуга юнәлдерелгән. Барлык вакыт эчендә 1,5 меңнән артык инженер һөнәре вәкиле катнашкан. 177 кеше җиңүче булган.
Исегезгә төшерәбез, конкурста укучылар һәм югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, җитештерү оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала. Ул өч яшь категориясендә («Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык») 12 тармак номинациясе буенча уздырыла.
«Катнашучылар саны даими үсә, – диде Родион Карпов. – Беренче конкурста 258 кеше катнашса, бишенчесендә – 437. 2024 елда гаризалар саны 2023 ел белән чагыштырганда 30% ка артты».
Техника һәм технологияләр үсешенең өстенлекле юнәлешләрен исәпкә алып, 2025 елдан яңа номинация кертелде – бу «Робот техникасы, ясалма интеллект».
Катнашуга гаризалар 15 ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә яисә басма рәвештә кәгазьдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә җибәрелә (Казан, Островский ур., 4нче йорт).
Тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга була.