Предприятиедә полиэтилен заводында өстәмә газларны рекуперацияләүнең инновацион системасын эшләтеп җибәрделәр. Яңа җайланма технологик югалтуларны киметергә, җитештерүне нәтиҗәлерәк һәм экологик яктан чиста итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Экология проектына инвестицияләрнең гомуми күләме 1,8 млрд.сумнан артып китә. Аның нигезендә кыйммәтле компонентларны — этилен, азот һәм авыр углеводородларны — өстәмә газлардан чыгару өчен тирән суыту һәм мембраналы бүленешне куллана торган алдынгы криоген технология ята. Шуның нәтиҗәсендә этиленның 90% тан артыгы эшкәртүгә кайтарыла, ә азотның 98% ы әзер полиэтиленны чистарту өчен кабат кулланыла.
Бу адым югары тыгызлыктагы полиэтилен чыгару буенча өч линияне масштаблы модернизацияләүнең бер өлеше булып тора, аларның соңгысы 2023 елның декабрендә яңартылган. Реконструкцияне тулысынча тәмамлау һәм системаны сәнәгать эксплуатациясенә кертү 2025 ел ахырына кадәр планлаштырыла.