Моны Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясенең Төркиядәге Сәүдә вәкиле Айдар Гашыйгуллин һәм Россия экспорт үзәгенең Төркиядәге вәкиллеге җитәкчесе Тимур Сафин белән онлайн-очрашуда билгеләп үтте. Чарада Татарстанның 60дан артык компаниясе катнашты.
Төркиядә РФ сәүдә вәкиленең тезислары:
- Төркия Россиянең иң эре тышкы сәүдә партнерлары өчлегенә керә. Ике яклы товар әйләнеше соңгы 5 елда 2,3 тапкырга арткан.
- Россия экспорты структурасына минераль продуктлар, металлар һәм алардан эшләнгән әйберләр, азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы, химия сәнәгате продукциясе, агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләр керә.
- Төркия экспорты структурасына машиналар, җайланмалар һәм транспорт чаралары, азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы, химия сәнәгате продукциясе, текстиль, аяк киемнәре керә.
- Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре: азык-төлек продуктлары, алкогольле һәм алкогольсез эчемлекләр, снек продукциясе, бөртекле һәм майлы орлыклар, кәгазь һәм катыргы, IT-хезмәт күрсәтүләрне үстерү, программа тәэминаты даирәсе.
- Креатив индустрияләр даирәсе аерым популярлык казана, бу үзебезнең хезмәтләр экспортын (фильмнар, уеннар, анимацион продукция) үстерүгә этәргеч.
- Expomed Eurasia (медицина тармагы), WorldFood Istanbul 2025 (АПК), РЭҮ эшлекле миссиясе.
Төркиядә РФ Сәүдә вәкиллегенең элемтәләре:
https://tur.minpromtorg.gov.ru
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.