Татарстанда кулланучылар өчен шәхси кабинетлары булган энергия белән тәэмин итүдә идарә итүнең цифрлы платформасын эшлиләр

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

11 ноябрьдә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында республикада догазификация мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе узды. Спикерлар Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм Газпром трансгаз Казан генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хәммәтов булды.

- Без энергия белән тәэмин итү белән идарә итүнең цифрлы платформасын эшли башладык. Ул догазификация мәсьәләләре буенча кулланучылар белән үзара хезмәттәшлекне дә үз эченә алачак. Эштә Цифрлы үсеш министрлыгы, Цифрлы трансформация үзәге, Газпром Трансгаз, Челтәр компаниясе катнаша, – диде Марат Миңнебаев. – Һәр кулланучының үз кабинеты булачак, анда ул, газүткәргечне тоташтыру, проектлау һәм төзү буенча техник чишелеш әзерләүдән башлап, заявкасының барлык этаплары буенча хәрәкәтне күзәтә алачак. Бу догазификацияләү процессының үтәкүренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм безгә йомшак һәм проблемалы урыннарны күрсәтәчәк, мәсәлән, вакыты чыккан заявкалар һәм газүткәргечләр төзү белән бәйле проблемалар.

Бүген республикада газлаштыру дәрәҗәсе 97,8% тәшкил итә – бу Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, программа гамәлдә булган чорда догазификациягә 55 меңнән артык гариза кергән, эшкә 42 меңгә якын кеше кабул ителгән, 36 меңнән артык җир кишәрлеге чигенә кадәр газүткәргеч төзелгән.

Газлаштыру өчен гражданнарга территориаль ЭҖИ адресына документлар комплекты тапшырырга кирәк: гариза, җир участогына һәм йортка милек хокукын раслаучы документлар, ситуация планы, паспорт, СНИЛС. Заявканы дистанцион рәвештә дә бирергә мөмкин:

- РФ бердәм газлаштыру операторы сайтында;

- Дәүләт хезмәтләре рәсми сайты аша;

- «Я строю» порталы аша.

Шулай ук республикада ташламалы категориядәге гражданнар өчен йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендә газ җиһазлары сатып алуга 100 мең сумга кадәр субсидияләү каралган. Исемлек Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.03.2023 ел, № 231 карарында күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International