Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татнефтехиминвест-холдинг директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Анда республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев катнашты.
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2025 елның 9 аенда Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шулай ук катнашучыларга берничә проект тәкъдим ителде. Мәсәлән, «ЕВНАТа» (Башкортстан) генераль директоры Екатерина Тузовская уникаль катнаштыргыч җиһазлар уйлап чыгаручы һәм җитештерүче инжиниринг компаниясе турында доклад белән чыгыш ясады. ЕВНАТ җайланмалары Татарстанның (ТАИФ-НК, Нәфис) һәм Россиянең күп кенә нефть химиясе предприятиеләрендә, шулай ук чит илләрдә урнаштырылган.
«Арча Тек» (Санкт-Петербург) генераль директоры Артем Воловиков пилот һәм тәҗрибә-сәнәгать химик-технологик җайланмаларын эшләү һәм җитештерү буенча махсуслашкан Россия җитештерү-инжиниринг компаниясе турында сөйләде.
Enviro Cells (Мәскәү өлкәсе) компаниясе идарәчесе Александр Бернацкий идеядән алып сәнәгать җитештерүенә кадәр технологик процесслар эшләүче компанияне тәкъдир итте.
«Минеев технологияләре» (Чаллы) генераль директоры Айдар Минеевның доклады йомгаклау булды. Бу яшь югары технологияле компания санлы программа белән идарә ителә торган станоклар, сәнәгать роботлары һәм агач эшкәртү өчен җиһазлар, композит һәм алюминий материаллар эшләү һәм җитештерү буенча махсуслашкан.