Ул инженер хезмәткәрләре хезмәтенең җәлеп итүчәнлеген һәм һөнәри осталыгын арттыруга һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуны тәэмин итүгә, Татарстанның иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен бүләкләүгә һәм таратуга юнәлдерелгән. Барлык вакыт эчендә 1,5 меңнән артык инженер һөнәре вәкиле катнашкан. 177 кеше җиңүче булган.
Конкурста укучылар һәм югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, җитештерү компанияләре хезмәткәрләре катнаша ала. Ул өч яшь категориясендә («Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык») 12 тармак номинациясе буенча уздырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел техника һәм технологияләр үсешенең өстенлекле юнәлешләрен исәпкә алып, яңа номинация – «Робот техникасы, ясалма интеллект» кертелде.
Катнашуга гаризалар 15 ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә яисә басма рәвештә кәгазьдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә җибәрелә (Казан, Островский ур., 4нче йорт).
Тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга була.