ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

4 августта «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта ел саен уза торган «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәме булачак.

Чара халык арасында авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне авиатармакка җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Кунакларны очу программасы, байкерларның күрсәтмә чыгышлары, катерлар күргәзмәсе көтә. Моннан тыш, «Һөнәри ориентация аллеясы» оештырылачак, анда Казан вертолет заводы, Казан авиазаводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Электроприбор, КОМЗ, «Идея» технопаркы, Элекон заводы, КНИТУ-КАИ һәм башкалар катнашачак.

Бәйрәмгә килүчеләрне махсус кунак – «Dabro» төркеме һәм Татарстан артистлары чыгышлары көтә. Республика йолдызлары арасында – «Мингазофф group» кавер-төркеме, «Наше время - Безнең заман» фестивале җиңүчеләре – республика предприятиеләре коллективлары, «Версия» триосы, Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Зәкиев һәм Владимир Шнитко, «Болгар кызлары» триосы, «A’Nik һәм Игнат Изотов» төркеме, татар эстрадасы артистлары Илсур һәм Гөлназ Шәрипяновлар, Илгиз Шәйхразыев, «Mib» төркеме.

Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра. Бәйрәм 17:00 сәгатьтә башлана


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

29 июльдә Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе  эш визиты белән Ташкентка (Үзбәкстан Республикасы) килде.

Делегация Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хуҗаев, транспорт министры Илһам Мәхкәмов  белән очрашты.

Очрашуда Олег Коробченко транспорт машина төзелешен үстерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Яклар электропоездлар, пассажир вагоннары һәм метро вагоннары җитештерү буенча уртак куәтләр булдыру турында сөйләштеләр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча перспектив проектларны гамәлгә ашыру буенча уртак эшне дәвам итәргә карар кылынды.


26
июль, 2024 ел
җомга

Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советы утырышы узды. Анда республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.

«Перспектива» ҖЧҖ җитештерүчесе мәйданчыгында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре шешәләргә салынган суны маркировкалауның яңа этабына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар. Очрашуда «Честный знак» товарларны маркировкалау системасының бердәм операторы һәм Татарстан Республикасының әлеге продуктны җитештерүче кайбер компанияләре вәкилләре катнашты.


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы республика товар җитештерүчеләренең казанышларын күрсәтү өчен иң уңышлы проектларның берсе булып тора. Быел ул гадәттәгечә биш номинация буенча узды – «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Мьянма Союзы Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Владимир Казадаев белән онлайн-очрашу үткәрде. Чарада Татарстанның 20дан артык компаниясе катнашты.


22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Лаешта «ЛайнерТек» дәүләт корпорациясенең ПВХ профилен җитештерү заводын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

17 июльдә Идел буе федераль округы регионнары һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымы хезмәттәшлеге кысаларында Хунань провинциясе һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый үсеш буенча конференция узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде, ТР профильле дәүләт ведомстволары җитәкчеләре, Россия компанияләре, Россиядә кытай һәм Хунань компанияләре вәкилләре катнашты.

2024 елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары буенча Татарстанның төбәк компетенцияләр үзәге Россиядә лидер булды. Икенче урынны Кырым Республикасы ТКҮ алган, өченче урында – Белгород өлкәсе ТКҮ.


16
июль, 2024 ел
сишәмбе

Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында Төркия Республикасына эш визиты белән килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International