Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә ул Татарстаннан идарәче компанияләр ярдәмендә төзелә торган сәнәгать паркларын карады.
«Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» сәнәгать паркы территориясендә ике җитештерү корпусы төзелеп беткән инде, беренче җитештерү эшләре башланган. Биредә машина төзелеше, химия, төзелеш һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә резидентлар урнаша.
«Навои сәнәгать үсеше комплексы» сәнәгать паркында да җитештерү комплексы төзелеше тәмамланган, төзекләндерү эшләре башкарылган, коммуникацияләр үткәрелгән. Территориядә көнкүреш техникасы һәм химия продукциясе җитештерүче резидентлар урнаша.
Моннан тыш, делегация Навои өлкәсе Хәкиме Нормат Турсунов белән очрашты. Яклар җитештерү, югары технологияләр һәм кадрлар әзерләү өлкәсе белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Олег Коробченко сәнәгать парклары ихтыяҗларын квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү өчен кадрлар әзерләү системасын булдыруның мөһим икәнлегенә игътибар итте. Аерым алганда, сәнәгатьнең үсеп килүче тармакларын эшче көч белән тәэмин итү өчен, укуларны производствога якын урында оештырырга.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый визитлар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.