Россия Икътисадый үсеш министрлыгы рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында өченче урынны алды. Бу хакта «Җитештерүчәнлек 360» VII федераль форумында билгеле булды.
Рейтинг хезмәт җитештерүчәнлеге культурасын формалаштыру күрсәткечләрен үтәү, формалаштырылган инфраструктурадан файдалану һәм ярдәм чараларыннан чыгып исәпләнә. Моннан тыш, «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашырганда субъектларның нәтиҗәлелеге һәм дисциплинасы исәпкә алына.
Бүгенге көндә Татарстан федераль проектта республиканың 37 районыннан икътисадның реаль секторы 339 предприятиесенең катнашуын тәэмин итте. Сакчыл җитештерүнең төп инструментларына өйрәтү 6 мең кешегә үткәрелгән. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, федпроектта катнашучы предприятиеләрнең 63% өлеше хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин иткән.
«Без командабызның эшен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтле. Татарстан һәрвакыт үз алдына амбициоз максатлар куя һәм аларга ирешергә омтыла. Без проектларны гамәлгә ашыруның сыйфатын яхшыртырга планлаштырабыз һәм һәр катнашучы уздырыла торган чаралардан максималь нәтиҗә алыр дип өметләнәбез», – дип шәрехләде «Хезмәт җитештерүчәнлеге» төбәк проекты җитәкчесе – Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.