Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 17-21 ноябрьдә Халыкара авиация-космик күргәзмә уза.
«Россия вертолетлары» холдингы билгеләп үткәнчә, «Ансат» күргәзмәнең премьерасы булды. Dubai Airshow 2025 мәйданчыгында ул беренче тапкыр киң халыкара аудитория алдында технологик суверенитет һәм үзебезнең вертолет төзелешен үстерүнең ачык мисалы буларак басты.
Вертолет ВК-650В Россия двигательләре белән җиһазландырылган, шулай ук машина яңартылган фюзеляж, яңа көч җайланмасы һәм борт системалары алган. Һава судносы киң спектр бурычларны хәл итә ала, шул исәптән тыгыз шәһәр төзелеше шартларында да.