Документка Транспорт атналыгы кырларында «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Росавиация һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Ядров һәм Татарстан Хөкүмәтеннән ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко кул куйдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика Росавиация белән махсус килешү имзалаган беренче төбәк булды.
Ул гражданлык дроннары очышларын хокукый җайга салуны шактый гадиләштерәчәк, шуның белән Татарстанда тармак үсешен стимуллаштырачак.