18 ноябрьдә эшлекле иртәнге аш форматында Казаннан Абу-Дабига даими авиарейслар программасын рәсми рәвештә тәкъдир итү булды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.
Рейслар 4 декабрьдә җибәреләчәк, очышлар Airbus A320 һава судноларында атнага өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Казаннан Абу-Дабига даими рейслар ачу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә.