Татарстан делегациясе Шэньчжэньда Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карады

2025 елның 14 ноябре, җомга

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ул эш визиты белән Кытай Халык Республикасында. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.

Ул робот техникасы өлкәсендәге төп технологик чишелешләр белән танышты. Традиция буенча Шэньчжэньдагы күргәзмәдә сәнәгать автоматизациясе һәм акыллы системалар өлкәсендәге соңгы казанышлар тәкъдим ителә. Монда бокс белән шөгыльләнүче, музыка коралларында уйнаучы һәм хәтта плитка салучы роботларны да күрергә мөмкин. Күргәзмә 14-16 ноябрь көннәрендә уза.

Шулай ук Шэньчжэнь вице-мэры Ло Хуанхао белән очрашу булды. Ул Татарстан белән элемтәләрне ныгытуга әзер булуын белдерде. Аерым алганда, вице-мэр Татарстан предприятиеләрен икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән танышу өчен шәһәргә чакыра һәм эшкуарларга иң отышлы хезмәтләр пакетын тәкъдим итәргә әзер.

Моннан тыш, делегация Shenzhen Genew Co., Ltd. компаниясендә булды, ул ике төп сегмент: элемтә операторларының гавами челтәрләре һәм корпоратив (ведомство) челтәрләр өчен база коммуникация җиһазлары һәм комплекслы цифрлы чишелешләр эшләүдә махсуслаша.

Соңыннан Россиянең телекоммуникация һәм ИТ-җиһазлар җитештерүчесе, «Иннополис» МИЗ «ТА-ИТ» резиденты һәм GENEW Technology Co., Ltd. спутник элемтәсе комплекслы чишелешләре белән тәэмин итүче арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды,  «ТА-ИТ» Genew продукциясен локаль җитештерүне оештыра һәм халыкара компаниягә Россия базарына чыгарга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International