10 августта КНИТУ-КАИ бинасында «2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2035 елга кадәр Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм сәүдәсен үстерү өчен шартлар тудыру» темасына стратегик сессия узды.
9 августта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2024 буенча матбугат конференциясе узды. Спикерлар белән Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов һәм «Казан Экспо» генераль директоры урынбасары Игорь Астафьев чыгыш ясады.
Форум 26-28 август көннәрендә Казан Экспода узачак һәм Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланачак.
Традиция буенча «TatOilExpo-2024» халыкара күргәзмәсе узачак, анда 182 компания – 62се Татарстаннан, 89ы Россия төбәкләреннән һәм 31е чит илләрдән катнашачак.
Моннан тыш, 4 халыкара һәм 1 бөтенроссия конференциясе, 6 түгәрәк өстәл, тәэмин итүче көне, студентлар һәм яшь белгечләр өчен экологик квиз һәм башкалар да узачак.
Тулырак мәгълүматны Татарстан нефть-газ химиясе форумы сайтында белешергә мөмкин.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә РФ рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Казанның зур халыкара чаралар уздыруда зур тәҗрибәсе бар. БРИКС илләре саммитына әзерлек кысаларында Татарстан башкаласында федераль оештыру комитеты һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволардагы коллегалар белән тыгыз элемтәдә зур оештыру эше алып барыла. Шәһәр һәм транспорт инфраструктурасы әзерләнә, юллар һәм инженерлык челтәрләре ремонтлана, шулай ук шәһәр төзекләндерелә.
Җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм шәһәр халкына уңайлы булсын өчен Россия Президенты Владимир Путин 22-24 октябрьне Казанда эш көне булмаган көннәр дип игълан итәргә карар кабул итте.
Өстәп әйтик, 21 августта Мәскәүдә федераль оештыру комитеты утырышы узачак, аның барышында республиканың әзерлегенә бәя биреләчәк.
5 августта Кытай China Easterm Airlines авиакомпаниясенең Казан-Шанхай рейсын тәкъдир итү булды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Казан-Шанхай маршруты буенча Airbus A330 киң фюзеляжлы һава судноларында турыдан-туры рейслар 28 сентябрьдән ачылачак. Алар атнага өч тапкыр йөриячәк.
Үзәк базасында югары уку йорты гражданлык авиациясе өчен профильле персонал әзерләргә планлаштыра.
Һава транспорты федераль агентлыгы («Росавиация») инженер-техник белгечләр әзерләү программаларын раслаган.
Аерым алганда, аларга инженер-техник персонал таныклыгын алуга кандидатларны башлангыч әзерләү программасы, шулай ук һава судноларына техник хезмәт күрсәтү белгечләрен яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа керә, шул исәптән Ту-214, МС-21 һәм Ту-204 кебек самолетлар өчен дә.
Конкурс «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм ике этаптан тора – төбәк һәм федераль.
«Яшьләрнең һөнәри үсеше» номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе;
2 урын – ТАНЕКО;
3 нче урын – Опора плюс.
«Предприятиедә санлы инновацияләр» номинациясендә:
1 урын – Август Алабуга;
2 урын – Казан вертолет заводы;
3 нче урын – Казан дәүләт дары заводы.
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә:
1 урын – Татэнерго-Зәй ГРЭСы филиалы;
2 урын – Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге һәм В.Б.Шнепп исемендәге үзәк куышлы һәм роторлы компрессорларның фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык институты;
3 нче урын – Сетевая компания.
Төбәк этабында җиңүче предприятиеләр Бөтенроссия остазлык конкурсында җиңү өчен көрәшәчәкләр.
Россия этабында катнашу өчен гаризалар 27 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак.
2 августта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин Хөкүмәт Рәисе урынбасары – Ульяновск өлкәсенең сәнәгать, инвестицияләр һәм фән министры Сергей Васин белән очрашты.
Яклар төбәкара сәнәгать кооперациясе, станоклар, авиатөзелеш, автомобиль төзелеше һәм электроника кебек тармаклар буенча технологик суверенитет мәсьәләләре буенча регионнарның үзара хезмәттәшлеге, шулай ук Ульяновск өлкәсендә Татарстанның эре предприятиеләре өчен сатып алу сессияләре уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Моннан тыш, Сергей Васин Иван Колчин белән бергә Казанның С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында булды. Завод җитәкчелеге белән алар Казан авиазаводының Ульяновск өлкәсе предприятиеләре белән кооперациясен үстерү турында фикер алыштылар.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Һиндстан Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Александр Рыбас белән белән онлайн-очрашу уздырды. Чарада Татарстанның 40дан артык компаниясе катнашты.
Һиндстанда РФ сәүдә вәкиленең төп тезислары:
Очрашуда шулай ук финанс операцияләрен уздыру мөмкинлеге турында да фикер алыштылар. Татарстан предприятиеләре вәкилләре үз юнәлешләре буенча кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Чаллыда «Ростар» ФҖБ йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар чыгару буенча тулы цикллы кою участогын эшләтеп җибәрде. Компания үзенең базар сегментында өлешен 1,5 тапкырга - 20% ка кадәр үстерергә планлаштыра. Төп заказчылар булып «КАМАЗ», «Урал», «НЕФАЗ» һәм «АМТ Н.В.» тора.
Инвестицияләр 100 млн сумнан артып киткән. Бу суммадан «Комплектлаучы эшләнмәләр» федераль-төбәк программасы буенча Сәнәгатьне үстерү фонды ташламалы займ рәвешендә 57,4 млн.сум биргән, ә 24,6 млн сум – Татарстанның Инвестиция-венчур фондыннан.
Россия базарында йөк машиналары өчен асылма һәм руль идарәсе автокомпонентларының 80% кадәр – чит илнеке. Җитештерүне арттыру исәбенә «Ростар» үз өлешен 14% тан 20% ка кадәр арттырырга планлаштыра, бу чит ил аналогларын шактый күләмдә алмаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Продукциянең локальләшүе 85% тәшкил итә, бу үзебездә җитештерелгән материалларның һәм чималның күп өлеше дигәнне аңлата.
Рейтингны федераль субсидия ярдәме белән предприятиеләрне илкүләм проектка җәлеп итүче төбәкләр арасында «ФЦК» АКО белән берлектә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы төзегән.
Җитештерүчәнлекне арттыруның иң яхшы практикаларының ни рәвешле киң таралганын исәпкә алганнар. Предприятиеләрне колачлау хезмәткәрләрне укыту чаралары, ташламалы кредитлау күләме, төбәк командаларының башкару һәм касса дисциплиналары бәяләнгән. Рейтингка гражданнарга һәм предприятиеләргә илкүләм проектның роле турында мәгълүмат бирү, региональ ярдәм чараларын эшләтеп җибәрү, шулай ук «Экспорт үсеше акселераторы» программасы буенча укудан соң күпме экспорт контрактлары төзелүе йогынты ясый.
«Беренче урынны Татарстан Республикасы алды, икенче урынны берьюлы биш регион бүлеште: Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Курск, Ростов һәм Самара өлкәләре. 2024 ел өчен йомгаклау рейтингы ел ахырында — хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше турында мәгълүмат алганнан соң әзерләнәчәк», — дип хәбәр итте Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Мурат Керефов.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты заманча җитештерү культурасын формалаштыруга юнәлтелгән. Экспертлар бизнеска эчке ресурсларны нәтиҗәлерәк файдаланырга, җиһазларны тулысынча тутырырга, продукциянең, материалларның һәм логистиканың хәрәкәтен оптимальләштерергә ярдәм итә.