Анда укучылар һәм югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, җитештерү компанияләре хезмәткәрләре катнаша ала. Ул өч яшь категориясендә («Булачак инженерлар», «Яшьлек, уңыш, перспектива», «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык») 12 тармак номинациясе буенча уздырыла.
Быел яңа номинация – «Робот техникасы, ясалма интеллект» кертелгән.
Конкурс инженер хезмәткәрләре хезмәтенең җәлеп итүчәнлеген һәм һөнәри осталыгын арттыруга һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуны тәэмин итүгә, Татарстанның иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен бүләкләүгә һәм таратуга юнәлдерелгән. Барлык вакыт эчендә 1,5 меңнән артык инженер һөнәре вәкиле катнашкан.
Катнашуга гаризалар 25 ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә яисә басма рәвештә кәгазьдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эш башкару һәм контроль бүлегенә җибәрелә (Казан, Островский ур., 4нче йорт).
Тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтында танышырга була.