8-10 апрельдә Казанда Россия венчур форумы узачак

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Форумда катнашу бизнеска үзен потенциаль инвесторларның киң аудиториясенә танытырга, үз технологияләрен һәм инновацион чишелешләрен күрсәтергә, венчур базарының әйдәп баручы уенчылары белән тотрыклы элемтәләрне ныгытырга һәм үзләренең географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

2026 елда илнең төп венчур вакыйгасында катнашучыларны нәрсә көтә?

- Эшлекле программада - 4 төп блок: технологик лидерлык, инвестиция инфраструктурасы, экосистема һәм яңа базарлар.

- Яңа форматлар: түгәрәк өстәл-подкастлар, инвесторларның каталоглары һәм брифлары, сөйләшүләр өчен мәйданчыклар һәм стартаплар һәм инвесторлар очрашулары өчен махсус зоналар.

- Стартапларның киңәйтелгән күргәзмәсе: чәчү, иртә һәм үсеш стадиясендәге проектлар, өч питч-зона һәм нетворкинг-пространство.

- Халыкара катнашуга һәм университет эшкуарлыгына басым: югары уку йортларында «нуленче көн», студент стартаплары, лекцияләр һәм мәкаләләр.

- Стартаплардан 2 меңнән артык гариза, 6 меңнән артык катнашучы, 250дән артык эксперт, 150 инвестор һәм чит ил проектлары өчен аерым секцияләр планлаштырыла.

– «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр» пленар утырышы һәм «Ел инновациясе» конкурсының бүләкләү тантанасы үзәк вакыйга булачак.

Форумга теркәлергә һәм аның турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта сылтама буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International