ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

26 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгы белән очрашты.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Иран белән тышкы сәүдә әйләнеше, 2020 ел белән чагыштырганда, 3,5 тапкыр арткан. Быел да уңай динамика күзәтелә, бу сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү потенциалы турында сөйли.

Татарстан Республикасы Вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында катнашты Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үткәрде.

Директорлар советы әгъзалары һәм чакырылган затлар берничә инновация проектын карадылар.

Түбән Кама районында «Танеко»да комплекслы сынау режимында хуш исле углеводородлар җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ароматика комплексы – мөһим нефть химиясе проекты, ул «Танеко»га базарда яңа урыннар алырга мөмкинлек бирәчәк. «Татнефть» һәм «Танеко» командасына, шулай ук барлык партнерларыбызга рәхмәт белдерәм. Монда үзебезнең җиһазлар кулланылган. Без югары сыйфатлы продукт алачакбыз», – диде ТР Президенты.


24
декабрь, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Сәнәгать буенча координация советының йомгаклау утырышында катнашты. Аны Уфада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров уздырды.

Координация советның төп темасы – сәнәгать экспортына ярдәм итү системасын үзгәртү, шулай ук яңа шартларда өстенлекле импортны тәэмин итү чаралары. Денис Мантуров «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында хәзер хөкүмәт, төбәкләр һәм компанияләр тарафыннан хәл ителә торган өстенлекле бурычларны билгеләде. Бу – сәнәгать продукциясенең тышкы агымнарын һәм сату каналларын хәзерге перспективалы юнәлешләргә юнәлтү, шулай ук тар урыннарны киңәйтү һәм, яңа халыкара транспорт-логистика коридорларын булдырып, тышкы сәүдә элемтәләрен киңәйтү.


23
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы чыршыдан балаларның теләкләре белән ике шар төшерде. Ул Тукай районыннан 11 яшьлек Милана һәм Тәтештән 5 яшьлек Ярослав хыяллана торган планшетларны бүләк итәчәк. «Хыяллар чынга ашарга тиеш, ә балаларныкы – бигрәк тә!» – диде Олег Коробченко.


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезнең төп һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Энергетика комплексы республика һәм һәр татарстанлы тормышында мөһим роль уйный. Сезнең тармак икътисадка, сәнәгать предприятиеләре һәм социаль объектлар эшенә зур өлеш кертә. Энергетикларның хезмәте аерым хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек.

Бу ел җиңел булмады. Әмма сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, стандарт булмаган бурычларны хәл итә алуыгыз аркасында Татарстан бу чорны лаеклы уздырып җибәрә. Яңа технологияләр һәм иң яхшы эшләнмәләр куллану энергия системасына төгәл һәм килешеп эшләргә мөмкинлек бирә.

Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына энергетика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез. Сез яшь белгечләр өчен үрнәк булып торасыз, ә тармактагы казанышларыгыз белән без бүген дә горурланабыз.

Сезгә энергетика комплексы объектларын үстерү, модернизацияләү проектларын уңышлы тәмамлавыгызны һәм яңа казанышлар телим! Нәтиҗәле һәм аварияләрсез эшләргә, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге насыйп булсын!

 

ТР Премьер-министр урынбасары –

Республики Татарстан

сәнәгать һәм сәүдә министры

О.В. Коробченко

2022 елда Татарстан энергосистемасында электр энергиясе җитештерү, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бәяләвенчә, сәгатенә якынча 30 млрд*кВт тәшкил итәчәк – узган ел белән чагыштырганда, 11% күбрәк. Татарстанда электр энергиясен куллану ел нәтиҗәләре буенча шулай ук 3,4 процентка диярлек күбрәк үсеш көтелә. Бу хакта 21 декабрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин Казанда «Энергетика тармагын үстерү приоритетлары» Бөтенроссия гамәли конференциясендә хәбәр итте. Чара тармакта цифрлы чишелешләр кертүгә багышланган иде.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

21 декабрьдә Казанда Татарстан территориясендә криогенлы автоягулык станцияләрен төзү проектын гамәлгә ашыру өлкәсендә «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ул ТР Инвесторлар клубы утырышы кысаларында Республика Президенты катнашында узды.


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында 19 декабрьдә «Ел инженеры» III республика конкурсының бүләкләү тантанасы булды. Республика җитәкчелеге исеменнән конкурста җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. 

Россия хөкүмәте химия продукциясен эшләүчеләргә һәм җитештерүчеләргә салым ташламалары бирәчәк, дип хәбәр итте Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

«Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин салым түләүләрен киметү өчен чыгымнарны исәпкә алырга мөмкин булган фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре төрләре исемлеген (НИОКР) киңәйтүче карарны имзалады. Хәзер анда химик продукциянең аерым төрләрен эшләү һәм җитештерү кертелгән», – диелә хәбәрдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International