ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2022 ел
җомга

16 декабрьдә Haier индустриаль паркында Татарстан һәм Кытайның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Казанда КХР Генераль консулы Сян Бо әфәнде һәм республикада урнашкан Кытай компанияләре җитәкчелеге белән очрашуны Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко уздырды.

Республика «Җитештерү 360» федераль форумын кабул итәчәк.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының лидер төбәкләрен атады. Алар арасында Татарстан һәм тагын 17 субъект бар. Проектны Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли.


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 15 декабрьдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция» номинациясендә иң яхшы дипломнар тапшырды.

Әлеге номинациядә 34 предприятиене билгеләп үттеләр: КНПП «Вертолеты-МИ», «Казаноргсинтез», Горький исемендәге Зеленодольск заводы, «Техстрой», «Татнефть-прессозит», «Хортум» ФҖП, «Казанькомпрессормаш», «Түбән Кама шин» ГАҖ, «Түбән Кама йөк шиннары заводы» ҖЧҖ һәм башкалар.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм «Газпром трансгаз Казань» техник шартлар хезмәте башлыгы Артем Алексеев 14 декабрьдә республика халкының өстәмә газлаштыру һәм газлаштыру турындагы сорауларына җавап бирделәр. Турыдан-туры эфирда Татарстан Республикасы Төбәк белән идарә итү үзәге мәйданчыгында татарстанлыларны борчыган төп нәрсәләр турында фикер алыштылар. Трансляция Татарстанның ЦУР төркемендә «Вконтакте» социаль челтәрендә алып барылды. Тамашачылар шулай ук үз сорауларын шәрехләрдә дә бирделәр.

16 декабрьдә cyber-drom.ru платформасында мәктәп укучыларының, студентларның һәм яшь белгечләрнең Бөтенроссия инженер-техник ярышларына теркәлү тәмамлана. «Цифрлы сәнәгать өчен кадрлар. «Кибердром» ярышлары режимында төгәлләнгән проект-конструкторлык хәл ителешләрен булдыру» федераль проекты РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән оештырылган.


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры һәм Татарстан предприятиеләре җитәкчеләре делегациясе 12 декабрьдә Төркиягә эш визиты белән бардылар. Алар «Гюриш» компанияләре төркеменә нигез салучы, «Декташ» компаниясе идарәсе рәисе Тевфик Ямантюрк белән очраштылар.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

9 декабрьдә «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ тантаналы рәвештә 21631 проектының кече ракета корабы суга төшерелде, аңа Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующие боерыгы белән «Наро-Фоминск» исеме бирелгән.


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан Экспо»да Татарстан машина төзелеше форумының пленар утырышында белдерде. Киңәшмә ДХР башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт, Татарстан вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, Липецк өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Курбатов, шулай ук Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты ректоры Андрей Рудский, Технологик үсеш агентлыгы идарәчесе Денис Болушевский һәм башка җитәкчеләр, тармак белгечләре катнашында узды.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 7-9 декабрендә Татарстан Республикасында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан машина төзелеше форумы узачак, ул «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» махсус күргәзмәсен һәм эшлекле программаны үз эченә алачак. Форум кысаларында катнашучылар машина төзелеше һәм металл эшкәртү өлкәсендәге җиһазлар, инновацион материаллар һәм технологияләр тәкъдим итәчәкләр.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

7 декабрьгә кадәр инвестицион проектны гамәлгә ашыру кысаларында коммуналь инфраструктурага тоташтыру буенча ресурс белән тәэмин итүче оешмалар хезмәтләре өчен түләүгә сәнәгать предприятиеләре чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү вакыты озайтылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International