Татарстанда газ-мотор башкаруында 13 меңнән артык транспорт чарасы файдаланыла

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко республикада газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. 27 гыйнварда аны Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде.

Министр хәбәр иткәнчә, республикада транспортны үзгәртеп кору һәм техник хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән 12 пункт эшли.

2022 елда федераль һәм республика бюджетларыннан транспортны үзгәртеп коруга чыгымнарны компенсацияләүгә 134 млн. сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән.

«Әлеге акчалар тулысынча үзләштерелгән – 1096 транспорт чарасы буенча субсидия бирелгән», – диде Олег Коробченко.

Узган ел республикада кысылган газда эшләүче 334  һәм сыекландырылган табигый газда эшли торган 174 транспорт чарасы сатып алынган. Татарстанда газ-мотор башкаруында барлыгы 13 мең берәмлектән артык транспорт файдаланыла.

2023 елда  тагын 1310 транспорт чарасын – кысылган газга, шул исәптән дәүләт машиналарын, 1690 берәмлек йөк техникасын, 75 юл-төзелеш һәм 17 авыл хуҗалыгы техникасын сыекландырылган газга күчерү планлаштырыла.

«Алга таба сыекландырылган газга күчерелә торган техника санын һәм аны куллануны арттыру өчен төп юнәлеш техниканы ремоторизацияләү булырга мөмкин (традицион ягулык двигателен газ ягулыгына алыштыру). Хәзерге вакытта мондый двигательләрне КАМАЗ чыгара. Әлеге проектны гамәлгә ашыру – республиканың лидерлыгын саклап калу мөмкинлеге, ә иң мөһиме – мәгълүматларның сакланышын һәм верификациясен, гаризалар кабул итү һәм субсидияләр бирүнең үтә күренмәле һәм оператив булуын тәэмин итү»,–  дип билгеләп үтте Олег Коробченко.

Энергоресурсларның нәтиҗәле технологияләре үзәге һәм РариТЭК холдингы сынау проекты буларак беренче этапта Чаллы шәһәренең 14 берәмлек дизель коммуналь техникасын ремоторизацияләүне планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International