Казан галимнәре зур тирәнлекләрдән үзле нефть чыгаруның яңа ысулын тапканнар

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты хезмәткәрләре зур тирәнлектән югары үзле нефть чыгарырга мөмкинлек бирүче яңа технология уйлап тапканнар, хәзерге вакытта әлеге ысул эштә сынала.

Югары үзле авыр нефть запаслары – Россия нефть тармагының чимал базасының мөһим өлеше. Әмма мондый нефть эшкәртү авыр, чөнки үзлелеге югары булу сәбәпле, аны катламнан суыртып алуы кыен, өстәвенә, ул скважина буенча да начар ага.

КФУ галимнәренең идеясе шундый нефть чыгарганда, микродулкынлы нурланыш (СВЧ-кыр) белән берлектә, металл булган пласт эчендәге катализаторлар кулланудан гыйбарәт.

Мондый катализаторларны катламга кую нефть чыгару күләмен арттырырга һәм нефтьне пласт эчендә эшкәртү хисабына углерод эзен киметергә мөмкинлек бирә, анда катализаторлар ярдәмендә авыр нефть составын үзгәртү югары молекуляр компонентларның кимүенә һәм нефтьнең хәрәкәтчәнлеген арттыруга китерә. КФУ галимнәре берничә тимер-никель катализаторын эшләгәннәр.

Хәзерге вакытта алдынгы нефть чыгару компанияләре заказы буенча дүрт катализатор насослары тапшырылган һәм якын арада заказчыга бишенче насос әзерләнә. Әлеге эшләрне гамәлгә кертү 2024-2025 елларга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International