ТР Сәнәгать министрлыгы башлыгы Федераль компетенцияләр үзәге гендиректоры белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты нәтиҗәләрен тикшерде

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнварда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә ФКҮ генераль директоры Николай Соломон һәм  Татарстан Республикасында «хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кураторлык итүче Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко очрашты.

Очрашу 2022 елда Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алышуга багышланган иде.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада илкүләм проектның төп күрсәткечләре алдан үтәлгән. Илкүләм проектта республиканың 208 предприятиесе катнаша, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына 3,5 меңнән артык предприятие хезмәткәре өйрәтелгән, 2022 елда 45 предприятиедә эшләр башкарылган.

2023 елга предприятиеләр 85% дәрәҗәсендә җыелган, 40 проектның 30ы эшләтеп җибәрелгән. 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы рейтингы нигезендә Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында илкүләм проектны гамәлгә ашыру буенча 1 нче урында тора.

Татарстанда ФКҮ көче белән 46 предприятиедә эш башкарылган. 

«Илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле катнашучы предприятиеләрнең гомуми икътисадый нәтиҗәлелеге илкүләм проект кысаларында кертелгән бюджет акчаларыннан 5 тапкырга артыграк, –  диде Олег Коробченко. – Федераль компетенцияләр үзәге барлыкка килгәннән бирле безнең белән эшли һәм бу вакыт эчендә без яхшы нәтиҗәләргә ирештек.»

Очрашуда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы һәм ФКҮ генераль директоры «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында алдагы эш турында фикер алыштылар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты, ТР ТКҮ эшчәнлеге һәм үткәрелә торган чаралар турында тулырак мәгълүматны түбәндәге ресурслардан табарга була:

Илкүләм проект сайты: производительность.рф

ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International