«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы предприятиеләр өчен очрашулар сериясен башлап җибәрә

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

17 гыйнварда, 11:00 сәгатьтә, Россия Федерациясенең Көньяк Африка Республикасындагы Сәүдә вәкиле Буреев Максим Юрьевич белән онлайн-очрашу узачак.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кызыксынган затларны видеоконференция форматында катнашырга чакыра. Катнашучылар турында мәгълүмат һәм фикер алышу өчен сораулар почта адресына кабул ителә, халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе: Галиева Рената Мөбарәк кызы Renata.Galeeva@tatar.ruinter.mpt@tatar.ru 

Өстәп китик, 2023 елның беренче кварталында шулай ук «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»нең түбәндәге видеоконференцияләре планлаштырылган:

24.01 – Таҗикстан;

31.01 – Һиндстан;

07.02 – Марокко;

14.02 – Монголия.

Шулай ук Россия Федерациясенең Мисыр, Вьетнам, Алжир, Иран, Согуд Гарәбстанындагы сәүдә вәкилләре белән бергә ВКС планлаштырыла.

Мөрәҗәгать итү өчен: Renata.Galeeva@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International