«Республиканы газлаштыру дәрәҗәсе 99,5%ка җитте»

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бу турыда  Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 27 гыйнварда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә  хәбәр итте.

Олег Коробченко республикада газлаштыру чараларын гамәлгә ашыруның барышы турында доклад белән чыгыш ясады.

«Республиканы газлаштыру дәрәҗәсе 99,51%ка җитте. Газлаштыруның югары күрсәткечләре шәһәрләрдә дә, авыл торак пунктларында да тәэмин ителде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. 

Газлаштыру буенча чараларны тормышка ашыру механизмы булып республика программалары тора.

Региональ газлаштыру программасының 4 ел эшләү дәверендә 500 км артык газүткәргеч файдалануга тапшырылган. 152 торак пункт газлаштырылган.

2022-2025 елларга ТР газ белән тәэмин итүне һәм газлаштыруны үстерү программасы нигезендә 19 объектны проектлаштыру һәм төзү карала. Бу – торак пунктларга кадәр гомуми озынлыгы 85,6 км булган  13 бистәара газүткәргеч, 9 бистә эчендә 22,5 км озынлыгындагы газүткәргеч.

«Бүгенге көнгә газлаштыру программасы гамәлдә булган чорда гражданнар тарафыннан 24 мең гариза бирелгән, –  диде Олег Коробченко. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ башкарган эш нәтиҗәләре буенча газүткәргеч 12 мең йорт биләмәсенә кадәр җиткерелгән. Шулардан 6 меңнән артык йорт хуҗалыгы газга тоташтырылган».

2023 елга планнар: 

- газлаштыру программасы буенча 17 газ белән тәэмин итү объектын файдалануга тапшыру;

- газлаштыру программасы буенча – 12 меңнән дә ким булмаган йорт биләмәсе чикләренә кадәр газүткәргечләрне җиткерү һәм аларның газга тоташтырылуын тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International