Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия Федерациясенең Таҗикстандагы сәүдә вәкиле белән онлайн-очрашу узды

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

24 гыйнварда Россия Федерациясенең Таҗикстандагы Сәүдә вәкиле Евгений Кореньков белән онлайн-очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

«Хәзерге шартларда бизнес төрле кыенлыкларга тарый, аларны эзлекле рәвештә хәл итәргә кирәк. Һәм без Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен Таҗикстан перспектив партнер булып тора дип саныйбыз», –  диде Герман Лернер.

Евгений Кореньков компания вәкилләренә продукция кертү үзенчәлекләре, Таҗикстанда сәнәгать үсеше тенденцияләре турында сөйләде.

«Быел «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» кебек чараны сезнең белән беренче тапкыр уздырабыз. Нәкъ менә Татарстан Республикасы белән 2023 елның яңа этабын башлап җибәрүебез бик сөендерә. Без өч авыр елны уздырып җибәрдек – 2020, 2021, 2022, ләкин без бу чорларның һәрберсен җиңеп чыктык һәм хәтта үсеш белән үттек», –  дип билгеләде Евгений Кореньков.

Татарстан предприятиеләре үзләрен кызыксындырган сорауларны онлайн-режимда бирә һәм Россия Федерациясе Сәүдә вәкиле киңәшләрен ала алды. Темалар арасында сәүдә вәкилләренең мөмкинлекләре, Таҗикстанның сәнәгать тармагына ихтыяҗ структурасы, җирле таможня тарафыннан штрафлар системасы һәм башкалар бар.

Исегезгә төшерәбез, киләсе онлайн-очрашу 31 гыйнварда Россия Федерациясенең Һиндстандагы Сәүдә вәкиле белән узачак. Барлык сораулар буенча әлеге почта адресына мөрәҗәгать итегез: inter.mpt@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International