ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

10 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган  брифингта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миннебаев һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов ММЧ вәкилләренә «Татарстан Республикасында газлаштыру программасын үтәү барышы турында» сөйләделәр.


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Сезнең өчен 2023 елның иң зур вакыйгалары исемлеген әзерләдек. Календарьда саклап куегыз һәм катнашыгыз!


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Кадерле дуслар! Чын күңелемнән Сезне якынлашып килүче 2023 ел белән котлыйм!

Республиканың күп кенә предприятиеләре 2022 елда үсешкә омтылыш ясады, ә кемгәдер әле бу адымны үтәсе бар. Ватаныбыз сәнәгате борылыш мизгелен кичерә, һәм сезнең казанышларыгыз, мөгаен, тарих  битләренә керәчәк.

2023 елның тарихы нинди булыр? Бу безнең  һәрберебезгә бәйле.

Татарстан предприятиеләренең безнең төбәкнең генә түгел, илебезнең дә ышанычлы тыл икәнен беләм.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Һәр җитәкчегә һәм хезмәткәргә  тырыш хезмәте, предприятиесенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Юкка гына республика сәнәгате үзенең хезмәт династияләре белән дан тотмый.  Предприятиеләрдә кайбер буын хезмәткәрләренең гомуми стажы меңнәрчә ел белән исәпләнә! Янәшәдә шундый ышанычлы кешеләр булганда, таулар күчерергә мөмкин.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, ышанычлы партнерлар, дуслар, хезмәттәшләр һәм Яңа елда уңай үзгәрешләр телим!

 Хөрмәт белән,

Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко

Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Теләкләр чыршысы» хәйрия проектында катнашты. Чыршыдан  ул балалар теләкләре язылган ике открытка алды.

Министр Тукай районыннан 11 яшьлек Милана Рассамаха һәм Тәтештән 5 яшьлек Ярослав Кузнецов хыялланган планшетларны бүләк итте.

«Хыяллар һичшиксез тормышка ашырылырга тиеш, ә балаларныкы аеруча да! » - диде Олег Коробченко. «Теләкләр чыршысы»  акциясендә ул ел саен катнаша.


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы предприятиеләр белән берлектә Яңа ел фотопроектын әзерләде, анда хезмәт династияләре вәкилләре-рекордчылар Татарстан халкын якынлашып килүче 2023 ел белән  котлады. Республика сәнәгать предприятиеләрендә гомуми хезмәт стажы аларның кайберләрендә 200, 500, 1000 һәм хәтта 1800 елдан артып китә! Кайбер компанияләрдә берьюлы берничә буын эшче гаиләләр эшли, аларда оныклары һәм оныкларның балалары да әби-бабалары эзеннән киткән. Алар – предприятиеләрнең чын терәге.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәгендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча 2022 елга нәтиҗәләр ясалды.

Ел дәвамында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы ТКҮ проектларны тормышка ашыруның сыйфатын һәм үз вакытында башкарылуын күзәттеләр. Татарстан ел йомгаклары буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыручы субъектлар арасында 1 нче урынны алды. Хәзер республикага «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумын кабул итү хокукы бирелде.

Яшь сәнәгатьчеләр клубы Елның яшь сәнәгатьче премиясенең яңа сезонын башлау турында игълан итте, анда Россиянең иң яхшы сәнәгать предприятиеләренә нигез салучылар, җитәкчеләр, баш инженерлар катнаша. Конкурс кысаларында 40 яшькә кадәрге сәнәгатьчеләр предприятиеләрнең казанышлары һәм әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырулары өчен шәхсән бүләкләнәләр.


27
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

27 декабрьдә Сычуань провинциясенең Чэнду шәһәре күргәзмәләр залында урнаштыру өчен Татарстан Республикасыннан Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына экспонатлар тапшыру тантанасы булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко аларны Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәндегә тапшырды.


26
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 26 декабрьдә уздырган киңәшмәнең темасы Татарстан Республикасы вәкиллекләренең 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары булды, чараны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер уздырды. Видеоконференция режимында узган чарада Татарстанның чит илләрдәге 13 һәм Россия Федерациясенең  субъектларындагы 8 вәкиле, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты, алар шулай ук үз эшчәнлекләренә йомгак ясадылар һәм киләсе 2023 елга бурычлар билгеләделәр.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә видеоконференцэлемтә режимында электр машиналары өчен 95 электрозаряд станциясе, 7 автомобильгә газ тутыру компрессор станциясе һәм 2 криоген автозаправка станциясе ачылу тантанасы  узды. Чара Татарстанның  «Сетевая компания» АҖ төзегән заряд электр станцияләре урнаштырылган берничә шәһәрендә һәм районында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International