Түбән Камада яшәүчеләр «Нижнекамскнефтехим»да гексен җайланмасы төзүне хуплый

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Түбән Камада СИБУРның Түбән Кама предприятиесе – «Нижнекамскнефтехим» мәйданчыгында гексен производствосы төзелеше буенча иҗтимагый тыңлаулар узган.

Фикер алышуларда җирле үзидарә органнары вәкилләре, «Нижнекамскнефтехим» җитәкчеләре, проект институты, Түбән Каманың иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашкан. Нәтиҗәдә, гексен производствосын төзү буенча ОВОС проект документлары һәм материаллары буенча иҗтимагый тыңлаулар узган дип танылган.

«Нижнекамскнефтехим» мәйданчыгында компаниянең үз технологиясе базасында гексен җайланмасын төзү планлаштырыла. Бу максаттан олигомер һәм гликоль заводы территориясендә этилен оксиды җайланмасы сүтелгән. Хәзер бу урында яңа, заманча, экологик яктан чиста производство төзү планлаштырыла.  Иҗтимагый тыңлаулардан соң җайга салучы күзәтчелек органнарыннан рөхсәт документларын алу, проект һәм эш документларын әзерләүне тәмамлау, алга таба төзелешнең актив фазасына күчү планлаштырыла.

Проектның максатчан куәте – елына 50 мең тонна продукт. Проектның EP-подрядчысы булып НИПИГАЗ тора, ул проект һәм эш документларын эшләүне гамәлгә ашыра, проект буенча тәэмин итүләр белән идарә итә.

Гексен – төп полимерлар һәм башка нефть химиясе продуктлары җитештерү өчен ярым продукт. Ул югары һәм түбән тыгызлыктагы полиэтилен җитештерүдә кулланыла һәм бу полимерның махсус маркаларын җитештерүдә мәҗбүри компонент. Аны куллану полиэтиленның төп маркалар белән чагыштырганда куллану үзлекләре диапазонын сизелерлек киңәйтергә һәм премиум сыйфатлы продукт алырга мөмкинлек бирә. Россиядә СИБУРның яңа проектына охшаш производстволар юк. Хәзерге вакытта компаниядә полимер җитештерү өчен гексен чит илләрдән килә.

Производство процесслары өчен алдынгы лицензияле чишелешләр, иң яхшы технологияләр сайланган, бу производствоны эксплуатацияләү вакытында әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны сизелерлек киметәчәк. Кабул ителгән проект чишелешләре һәм кулланылган җиһазлар яңа җайланманың ышанычлылыгын, авариясезлеген, куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.  Проектта факелдан атмосферага матдәләр чыгаруны киметә торган ябык факел системасы каралган. Ябык типтагы су әйләнеше циклы проектлана, бу экологиягә йогынты булдырмый калачак.

«Нижнекамскнефтехим»да яңа производство төзелеп килүче ЭП-600 комплексыннан этиленны чимал буларак файдаланып, этилен куллану чылбырына корылачак. Проектны башлап җибәрү полимерлар җитештерү циклында технологик бәйсезлекне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Производствоны эшләтеп җибәрү, агымдагы һәм киләчәк проектларны, шулай ук Россия һәм башка географияләрдәге партнерларның ихтыяҗларын исәпкә алып, компаниянең үз ихтыяҗларын яңа продукт белән тәэмин итәчәк. Производствоны 2024 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International